- Республикада балалар сәнгать мәктәпләре һәм училищелары өчен музыка кораллары сатып алуны финанслау "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча 5 тапкыр артачак. Өч ел эчендә төбәккә бу максатларга 200 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, - дип хәбәр итте республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
- 2020, 2022 һәм 2024 елларда проект кысаларында без сәнгать мәктәпләренең музыка кораллары белән тәэмин итүгә 76 миллион сумнан артык акча алачакбыз. Бу Русия төбәкләренә бүленгән иң зур федераль субсидияләрнең берсе, - дип сөйләде ул.
2013 елдан бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 12 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Финанслау махсус мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алырга һәм белем бирү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.