Бу акча беренче бала тууга, яки уллыкка алуга бәйле рәвештә узган елның икенче кварталында эшкә яраклы кешеләрнең кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләргә айлык түләүгә юнәлтеләчәк. 2019 елда түләү күләме 9182 сум тәшкил итә.
Күпбалалы гаиләләр 6 процентлы ташламалы ипотекага дәгъва итә ала. Шулай ук ел саен Русиянең күпбалалы гаиләләре берләшмәсе хисабына 2 меңнән артык ЭКО процедурасы уздырылачак.
"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елда Уфа, Стәрлетамак, Белорет, Зианчура, Салават, Краснокама, Борай, Чакмагыш районнарында, шулай ук Бәләбәй һәм Күмертауда 19 балалар бакчасы төзелә һәм реконструкцияләнә.
- Мәктәпкәчә учреждениенең уртача бәясе 100-150 миллион сум тәшкил итә. Без 2024 елга өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерергә тиешбез, - дип билгеләп үтте Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин.
#национальныепроектыБашкортостан