- 2024 елга кадәр "Сәламәтлек саклау" гомүмдәүләт проектының "Балалар сәламәтлеген үстерү" проекты чаралары белән балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгыту каралган, барысы 227 берәмлек җиһаз сатып алыначак.
18 балалар поликлиникасын һәм бала тудыруга ярдәм итү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникаларын төзү планлаштырылган, - дип хәбәр итәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.
"Балалар сәламәтлеген үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда Башкортстан Хөкүмәте 1 миллиард 700 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәк, шуның 300 миллион сумы федераль бюджеттан бүленәчәк.