Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июнь 2019, 21:55

Владимир Путин Денис Мантуров белән эшлекле очрашу үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда махсус инвестиция контрактлары механизмын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

- Без Русия һәм чит ил инвесторлары белән даими рәвештә очрашулар уздырабыз һәм һәрвакыт махсус инвестиция контрактлары мәсьәләсе турында фикер алышабыз, -- диде Владимир Путин.
-- Махсус инвестиция контрактлары булдырылуга өч ел тулды. Бу вакыт эчендә 1 триллион сумлык 40 махсус инвестиция контракты төзелде, ә бу - шәхси инвестицияләр. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгатьнең төрле тармакларында 20 меңнән артык яңа, югары җитештерүчәнле эш урыны булдырылырга тиеш. Беренче чиратта, бу - автомобильләр эшләү, фармацевтика, энергетика, нефть-газ сәнәгатендә машина төзелеше, химия һәм башка өлкәләр.
Шул исәптән, Сез бу проектларның өчесен: Ерак Көнчыгышта – двигательләр җитештерү буенча “Мазда Соллерс”, Санкт-Петербургта инсулиннар җитештерү буенча “Герофарм” һәм апрельдә Мәскәү өлкәсе мәйданчыгында – “Мерседес " предприятиеләрен ачу тантанасында катнаштыгыз, -- диде Денис Мантуров.
#ВладимирПутин
Читайте нас: