Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июнь 2019, 21:48

Быел Башкортстанда 40тан артык социаль объект ачылачак

Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 40тан артык социаль объект ачылачак, дип хәбәр итте республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумында “Россия-24” телеканалы эфиры аша.

-- Быел гомумдәүләт проектлары кысаларында без 22 мәктәп, 19 балалар бакчасы, 2 балалар поликлиникасы, 10 фельдшер-акушерлык пункты, бассейннар һәм физкультура-сәламәтләндерү комплекслары ачабыз, -- диде ул.
Төбәк өчен бигрәк тә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мөһим, аңа гражданнарның тормыш сыйфаты турыдан-туры бәйле, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Төбәк власте мәгълүматларына караганда, республика 2024 елга кадәр 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 170 миллиард сумнан артык акча алачак.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: