Программа “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24”, “НТВ”, “ОТР”, “МИР”, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” телевидение һәм радио каналлары эфирында трансляцияләнәчәк. Ул Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башланачак.
Сорауларны телефон аша шалтыратып, СМС яисә ММС хәбәр җибәреп, шулай ук, программа сайты яисә телефондагы махсус кушымта аша җибәрергә мөмкин. Мөрәҗәгатьләр “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да кабул ителә. Анда сорауларны язып яисә видеоролик төшереп җибәрергә була.
Моннан тыш, эфир вакытында студия белән туры видеоэлемтәгә “Москва – Путину” һәм “ОК Live” кушымталарыннан файдаланучылар чыга алачак.
Сораулар 20 июньдә тапшыру тәмамланганчы кабул ителә. Иң кызыклы һәм көнүзәк сораулар Президентка туры эфир барышында биреләчәк. Хәбәрләрне эшкәртү буенча бердәм үзәккә Русиянең теләсә кайсы почмагыннан 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратып була. Шәһәр һәм мобиль телефоннардан шалтырату бушлай. Чит илләрдән хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә
+7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 телефоннары буенча шалтыратып була.
SMS һәм MMS хәбәрләр рәвешендәге сораулар Русия элемтә операторлары телефоннарыннан гына 0-40-40 номерына кабул ителә. Хәбәрләр җибәрү бушлай. Сорауны бары тик урыс телендә һәм 70 билгедән артык булмаган күләмдә генә бирергә мөмкин булачак.
Сорауны moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша да җибәрергә мөмкин. Шунда ук булачак “Туры элемтә”, Хәбәрләрне эшкәртү буенча бердәм үзәк белән элемтә ысуллары, элекке программалар архивы турында тулырак мәгълүмат алырга була.
Сорауны “Москва – Путину” рәсми мобиль кушымтасы аша да юлларга мөмкин.
“ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә рәсми төркемнәр — vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu.
Ул 20 июньдә программа сайтында һәм Русия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) эфирында сурдотәрҗемә белән күрсәтеләчәк.