Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июнь 2019, 11:17

Уфа колледжы яңа статус алды

Бу “Яшь профессионаллар” төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтен үстерү) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Шушы проект кысаларында Уфа туклану һәм сервис индустриясе колледжына “Пешекче эше” компетенциясе буенча күргәзмә имтихан үткәрү үзәге статусы бирелде. Күргәзмә имтихан кертүнең актуальлеге яңа мәгариф стандартларына бәйле. Әлеге вакытта республикада бу компетенция буенча имтихан үткәрү өчен мондый аттестат бары тик 5 мәгариф учреждениесендә генә бар.
“Пешекче эше” компетенциясе буенча күргәзмә имтихан тапшыручылар өчен бердәм бәяләү материаллары каралган. Имтихан биремнәрен үтәү һәм аларны бәяләү процедурасы матди-техник базасы “Ворлдскиллс Русия” союзы таләпләренә туры килгән мәйданчыкларда үтә. Имтихан биремнәре нәтиҗәләрен дә бары тик Ворлдскиллс экспертлары гына тикшерә. Ворлдскиллс стандартлары буенча күргәзмә имтиханны оештыру һәм үткәрүгә сертификатлы экспертлар гына кертелә.
Уфа туклану һәм сервис индустриясе колледжы педагоглары Т. Ванюлина, Г. Шәрәфетдинова, О. Абушева - “Пешекче эше” компетенциясе буенча Ворлдскиллс Русия стандартларына ярашлы белемнәрен камилләштергән остазлар. Бу аларга ике ел дәвамында күргәзмә имтиханнарда студентларны бәяләү мөмкинлеге бирә.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: