Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
7 Июня 2019, 12:30

Саулыгыгызга игътибарлы булыгыз

Майның 27сеннән 31енә кадәр республика шәһәр һәм авылларында “Халык сәламәтлеге көннәре” үтте, аның төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә стадиядә ачыклау һәм халыкның сәламәтлегенә игътибарын арттыру.

Бу көннәрдә теләге булган һәркем артериаль кан басымын тикшертте, кызыксындырган сорауларга җавап тапты, тәкъдимнәр, үзәк район дәваханәсе белгечләренә юлламалар алды. Кан басымын фельдшер-акушерлык пунктларында, йорт буенча йөргәндә һәм оешмаларда тикшерделәр.
Мәгълүм проект чикләрендә 30 майда Мирный ФАП хезмәткәрләре Н.Каталевич, Р.Мөдәрисова һәм Такчура ФАП фельдшеры Д.Зәйнуллина “Артериаль кан басымыңны тикшерт” дип аталган акция оештырды. Медицина хезмәткәрләре авыл үзәгендәге мәйданда теләге булган һәркемнең артериаль кан басымын үлчәде һәм чагу буклетлар таратты. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел һәи икенчел профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бүлеп, халыкны артериаль кан басымын дөрес итеп үлчәргә өйрәттеләр.
Мирный авылында акциядә җәмгысы 179 кеше катнашты. Ни кызганыч, 85енең артериаль кан басымы нормадан югары булып чыкты. Тикшерелүче 53 кеше амбулатор исәптә тора.
Билгеле булганча, артериаль кан басымының 140/90нан артык булуы — йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаручы төп фактор. Артериаль гипертония симптомнарына шулай ук башның арткы өлеше авырту, баш әйләнү, йөрәк турысында авырту, күз алды караңгылану керә. Шушы симптомнар күзәтелгәндә белгеч белән киңәшләшү мотлак.
Н.Каталевич, Мирный ФАП мөдире, югары категорияле акушер.
Читайте нас