Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
7 Июня 2019, 06:10

Кече бизнес олы юлга чыга

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурыч­лары турында”гы Указына ярашлы, “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” дигән гомумдәүләт проекты кабул ителде.

Ил Хөкүмәте, кече бизнесны да җәлеп итеп, икътисади хәлне тамырдан үзгәртү юлларын эзли. Сүз ил күләмендә кабул ителгән закон һәм карарлар турында гына түгел, ә урындагы мөмкинлекләрне һәм шартларны да тамырдан үзгәртү турында бара. Белгечләр фике­ренчә, мәсәлән, кече һәм урта бизнеска ярдәмне нәтиҗәле итү, малтабарлык өлкәсендә хәлне уңай якка үзгәртү, бу тармакны чын мәгънәсендә үсеш юлына чыгару өчен ким дигәндә 7-10 ел кирәк.
Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектлары арасында “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” дип аталганы мөһим урын алып тора. Шушы документтан күренгәнчә, 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла. Бу сан әлеге күрсәткечтән 1,6 тапкыр күбрәк. Максатка ирешү өчен Русия Хөкүмәтенә эшчәнлекне теркәү, салым, кредитлау системаларында җитди үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.
Башкортстанда 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сә-ләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Республика икътисадында урта һәм кече бизнес-ның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә. Икътисади нәти-җәлелек, кече бизнесның социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнага керемнең никадәр булуы белән исәпләнә. Башкортстанда малтабарлык субъектларының бюджетка керткән салымы әлегә 5 проценттан артмый. Бу кече һәм урта бизнес предприятиеләренең табышы бик түбән булуы турында сөйли. Хәзер килеп, кече бизнеска, ниһаять, йөз белән борылдылар дияргә нигез бар.
Дөрес, тармакка дәүләт ярдәме турында моңа кадәр дә бик күп карарлар кабул ителде. Проблема иң югары трибуналарда тикшерелде. Ләкин әлегә нәтиҗәлелек бик түбән булып кала.
Дәүләт ярдәмен кемнәр ала соң? Белгечләрнең нәтиҗәсе шундый: узган елда, әйтик, 17 меңгә якын кече һәм урта малтабарлык субъектына дәүләт ярдәме күрсә-телгән. Шушы күләмнән мәгълү-мати-консультатив һәм белемне күтәрү буенча ярдәмне аерып алсак, акчалата дәүләт ярдәме санаулыларга гына тигән булып чыга. Ягъни кече малтабарлыкка ярдәм, гадиләштереп әйткәндә, киңәш бирүгә кайтып кала. Башкортстанда 826 субъектка турыдан-туры акчалата ярдәм күрсәтелгән. Гомумән, 2017-18 елларда малтабарлык субъектларының 0,08 проценты гына грант һәм субсидияләр алу бәхетенә ирешкән. Шуңа күрә малтабарлык субъектларының салым рәвешендә бюджетка керткән өлеше 5 процент белән чикләнә дә.
Малтабарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектында билгелән-гәнчә, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә кече бизнес мөһим тармак исәпләнә. Аның нәтиҗәле-леген үстерү өчен, административ киртәләрне алып ташлау белән беррәттән, кече бизнеска анык ярдәм итү механизмнарын камил-ләш­терергә кирәк. Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум бүленәчәк.
Русиянең Дәүләт думасы депутаты, шушы гомумдәүләт проекты буенча эшче төркем кураторы Рифат Шәйхетдинов фикеренчә, Башкортстанда өстенлекле кредитлар һәм субсидияләр бүлү, административ басымны киметү, малтабарлык эшчәнлеген популярлаштыру бизнес үсешенең катализаторы була ала. Мөһим карарлар дөрес итеп тормышка ашырылган очракта, бу тармактагы уңай нәтиҗәләр 2-3 елдан ук күренәчәк, ди Рифат Габделхак улы.
Әлеге вакытта бизнеска куелган таләпләрне нигезләүче норматив актлар 9 меңгә җитә, дип язалар. Ул таләпләр мораль яктан гына түгел, технологик яктан да искергән. Шуңа күрә Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев, бизнеска комачаулый торган нигезсез таләпләрдән кичекмәстән арынырга кирәк, дип күрсәтмә бирде.
Читайте нас