Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Көнүзәк
7 Июня 2019, 06:08

Башкортстанның 38 проекты грант отты

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары кысаларында коммерция карамагында булмаган оешмаларга федераль грант алу мөмкинлеге туды. Шуңа ярашлы, республиканың әлеге оешмалары 44,8 миллион сум грант алачак.

Президент грантлары фонды Русия Президенты грантларын бүлү буенча агымдагы елның беренче конкурсына нәтиҗәләр ясады.
Идел буе федераль округы - җиңүчеләр һәм финанслауга бүленгән суммалар буенча илдә икенче урында. Идел буе федераль округы төбәкләренең коммерциягә карамаган оешмаларыннан конкурска тәкъдим ителгән 1857 проектның һәр бишенчесе Русия Президенты гранты алачак — 337 заявка канәгатьләндерелгән.
Проектларның гомум финанслау суммасы 513,8 мең сум тәшкил итә. Бу узган елга караганда, 81 миллион сумга күбрәк. Иң актив оешмалар —Башкортстаннан: 38 проект 44,8 миллион сумлык грант алачак.
— Былтыр беренче конкурска төбәкләрдән 1761 заявка бирелгән иде. Быел бу сан йөзгә күбрәк. Һәр проектка күңел җылысы салынган, дөньяны тагын да яхшырак итү теләге сизелә. Шунысы сөенечле, катнашучылар гына түгел, безнең округтан җиңүчеләр саны да арта, — диде Идел буе федераль округының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас