Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2019, 10:57

Төзелеш холдингы гомумдәүләт проектында катнашачак

Президент Владимир Путин шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрнең тормышын кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта яхшырту бурычын куйды.

Шул уңайдан Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектында катнашуы кысаларында республиканың Икътисади үсеш министрлыгы эре панельле йортлар төзү компанияләре җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу барышында гомумдәүләт проектында катнашучыларга ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Аерым алганда, җитештерү процессларын бушлай оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертлар хезмәтен алу мөмкинлеге турында сүз барды.
Финанс чаралары сыйфатында Сәнәгатьне үстерү фондының еллык 1 процент белән 5 елга 50дән 300 миллион сумга кадәр ташламалы займ рәвешендә ярдәм каралган. Шулай ук, предприятие эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү линиясе буенча хезмәткәрләрне алдан яңадан укытуга субсидияләр рәвешендә компенсация чаралары алуга да гариза бирергә мөмкин.
Компанияләр төркеме җитәкчелеге белән гомумдәүләт проектында катнашудан көтелгән һәм җитештерелә торган продукциянең көндәшлек сәләтен арттыру турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча 2 предприятиенең эре панельле йортлар төзү компанияләре төркеменә – “Йорт төзүче комбинат” һәм “Генподрядлы төзелеш фирмасы” җәмгыятләре керү турында килешү төзелде.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#владимирпутин
Читайте нас: