Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2019, 16:50

Кытайның символы – Мәскәү зоопаркында

"Жуи" һәм "Диндин" кушаматлы пандалар мәскәүлеләр һәм Русия башкаласы кунаклары алдында беренче тапкыр чәршәмбе көнне Мәскәү зоопаркында күрсәтеләчәк.

Кытайның рәсми булмаган символы булып саналучы бамбук аюлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасына визиты вакытында безнең делегациягә тапшырылган иде.
Бу вакыйга быел ике илнең дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 70 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.
Пандаларны тапшыруның рәсми церемониясе чәршәмбе көнне узачак, анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашачак.
#ВладимирПутин
Читайте нас: