Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2019, 16:52

Антониу Гутерриш Владимир Путин белән очрашырмы?

БМО Генеральный секретаре Антониу Гутерриш Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Русия Президенты Владимир Путин белән очрашырга планлаштыруы турында белдерде.

"Визит барышында мин Русия Президенты Владимир Путин һәм власть структураларының башка югары дәрәҗәле вәкилләре белән очрашам, - диде ул. - Мин безгә кагылышлы мөһим темалар, шул исәптән тотрыклы үсеш, климат үзгәреше, планетада тынычлык һәм куркынычсызлык, шулай ук террорчылыкка каршы көрәш буенча фикер алышырга җыенам.
Русия БМОга нигез салган дәүләтләр арасында булды һәм Иминлек советының даими әгъзасы булып тора, шуңа күрә минем өчен Русия җитәкчелеге белән даими аралашу мөмкинлеге булу бик мөһим».
Петербург халыкара икътисади форумы 6-8 июньдә уза.
#ВладимирПутин
Читайте нас: