Балалар омбудсмены ил башлыгына Русиядә яшь буынны хәстәрләүгә бәйле эшләр турында еллык доклад ясады. Аның сүзләренә караганда, аңа балигъ булмаган балалар ешрак мөрәҗәгать итә башлаган, күрсәткеч 14,5 процентҡа арткан.
“Бер яктан, бу балаларның безгә ышануын күрсәтә, – диде Тулы хокуклы вәкил. – Ләкин, һич икеләнүсез, бу – тискәре күренеш. Яшь буын вәкилләре арасында проблемалы, үҙ хәлен сөйләрлек өлкән кеше таба алмаучылар арта”.
Анна Кузнецова ун пилот төбәккә “Социаль навигатор” проектын кертергә тәкъдим итте.
“Ул Сезнең Федераль җыелышка Юлламагызда әйтелгән бурычларны – кешегә социаль ярдәм чараларын якынайту максатын тормышка ашырырга, бюрократик киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк”, – диде балалар омбудсмены.
Владимир Путин башлангычны куәтләде.