Бу күренешнең сәбәпләре күптөрле: җәмгыятьнең социаль-икътисади мәсьәләләре дә, күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә тулы ярдәм күрсәтү системасының оешмаганлыгы да, наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелек тә. Гаилә институты таркалуы, кайбер ата-аналарның тормышка җайлаша алмавы, җаваплылык хисе булмавы аркасында балалар әти-әнисе исән була торып ятим кала.