Гомумдәүләт проекты ул – кайда, күпме, нинди максатларга акча бүлү һәм тотынуны билгеләүче киңәйтелгән эш планы. Элегрәк “дәүләт программасы” федераль максатлы программа” (ФЦП) дигән төшенчәләр бар иде. Хәзер исә эшләрнең масштабын һәм әһәмиятен ассызыклау өчен ил күлә-мендәге дәүләт программаларын “Гомумдәүләт проекты” дип атыйлар. Һәрхәлдә, исем үзгәрүдән алда торган эшләрнең асылы үзгәрмәде, заман таләпләреннән чыгып, яңа бурычлар гына өстәлде.
Шушы проект кысаларында Башкортстанга 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум акча бүлү каралган. Дөрес, бу очракта акча бүлү — аны турыдан-туры Мәскәү “кесәсеннән” безнең республика казнасына күчерү түгел, средстволар бирүнең үзенчәлекле механизмнары бар. Әлеге вакытта, мәсәлән, юллар ремонтлау планына карап, федераль үзәк трансферт рәвешендә 25 процентлы өстәмә түли. Алдагы елларда бензин, солярка акцизын тулысынча республикада калдыру исәбенә (әле 58 процент республика казнасына керә) юл төзелешенә акча күбрәк юнәлтеләчәк.
Башкортстандагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Бу юлларны тиешле дәрәҗәгә китерү, хезмәтләндерү өчен миллиардлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Республика Юл фондының күләме ике ел элек 16,27 миллиард сум иде. Былтыр Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирелде. 2019-20 елларда янә 2,486 һәм 2,114 миллиард күләмендә өстәмә акча бүлү планлаштырыла. Әйе, республикада юллар төзү һәм аларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Шуңа карамастан, әлегә юлларның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән “Русия транспорты” XII Халыкара форумында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашкан иде. Алар Башкортстан территориясендәге берничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыру хакында сөйләште. Шушы проектлардан иң зурысы – Уфаны көнчыгыш юнә-лештә кисеп чыга торган, М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтыручы юл төзелеше. Шулай ук, “Уфа – Аэропорт” трассасының Агыйдел күпереннән алып “Урал М-5” юл чатына кадәр өлешен федераль милеккә тапшыру проблемасы каралды.
Моннан тыш, Радий Хәбиров “Росавтодор” җитәкчесе белән сөйләшкәндә Уфада Воровский һәм Интернациональ урамнары башында Агыйдел аша ике күпер төзү өчен федераль субсидияләр җәлеп итү мәсьәләсен күтәрде. Р-240 “Уфа – Ырынбур” автомобиль юлында Стәрлетамакны урап үткән урынын дүрт полосага кадәр киңәйтеп реконструкцияләү мәсьәләсе дә каралды.
Русия юлларын яхшырту максатын куйган гомумдәүләт проекты хәрәкәт итүдә цивилизацияле тәртип урнаштыруны күздә тоткан комплекслы чараларны да үз эченә ала. Мәсәлән, туксанынчы еллар ахырында ил күләмендә юл-транспорт аварияләрендә ел саен 30 мең кеше үлгән булса, хәзер бу сан шактый кимеде. Юл фаҗигаләренең кимүе, кагыйдәләрне катгыйлаштыру, автомобильчеләр һәм җәяүлеләрнең әлеге кагыйдәләрне үтәүгә карашлары җитдиләнү, ЮХХДИ тарафыннан контрольне арттыру белән бергә, юлларның сыйфаты яхшыру, хәвефсез автомашиналар күбәю, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камил-ләштерү белән дә аңлатыла.
Юл фаҗигаләре кимүнең, социаль әһәмияттән тыш, икътисади нәтиҗәлелеге турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, соңгы ун елда юлларда 200 меңнән артык кеше һәлак булган, 2,5 миллионы яраланган. Шуларның өчтән бере — эш көчендәгеләр. Шушы фаҗигаләр ел саен илнең тулай продуктының 2 проценты күләмендә, яки 20 миллиард долларлык югалтуларга китерә. Гомумән, 2024 елга кадәр Русиядә юл хәрәкәте хәвефсез-леген тәэмин итү буенча яңа стратегия әлегәчә күрелгән чараларны камилләштерүне күз уңында тота. Монда, тәү чиратта, шуны билге-ләргә кирәк: яңа документ, анык чараларны санаудан бигрәк, юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен җавап-лы чиновниклар һәм оешмаларга нинди юнәлешкә йөз тотарга кирәк-лекне бәян итә.
Әлбәттә, алдагы чорда автомобильчеләрне дә яңалыклар көтә. Мәсәлән, юллардагы күзәтү-тергезү камераларын икеләтә арттырачаклар (Башкортстанда, әйтик, 2020 елның маена кадәр 609 камера кую планлаштырыла), “гаишникларга” автомобильчеләрнең алкоголь куллану-кулланмавын урында ук ачыклый торган 9 мең прибор алып бирәчәкләр, поликлиникаларда организмдагы наркотик матдә-ләрне ачыклаучы хроматографлар барлыкка килә; штрафлар күләме арттырыла. Боларның да тиешле нәтиҗә бирәчәгенә өмет зур.
Шулай ук юл төзелешенә һәм төзекләндерүгә кагылышлы тагын бер яңалыкны искә алырга кирәк. Республикада "Юл эксперты" кушымтасы эшләп китте. Анда ихаталарындагы, җәмәгать территорияләрендәге юлларда чокыр-чакырларга зарланып, теләгән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. Бу кушымта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча гамәлгә кертелде.
15 июньгә кадәр республикада 506 меңгә якын чокыр бетерелергә тиеш. "Юл эксперты"на мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Димәк, тиздән бер генә чокыр да калмаячак.