Русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатына дәүләт 6 елда 28 триллион сум акча бүлә.
Башкарыласы эшләр 12 юнәлештә билгеләнгән: демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече эшкуарлык, халыкара кооперация белән экспорт һәм башкалар.
Башкортстанга гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашырыр өчен барлыгы 175,1 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
- Дәүләт халыкка 6 елда 28 триллион сум бирергә әзер, - ди бу хакта Башкортстстан җитәкчесе Радий Хәбиров. - Бу - пособиеләр, эш хаклары, сыйфатлы медицина, мәдәният һәм мәгариф, саф табигать һәм спорт. Минем өчен бу өметләрне аклау мөмкинлеге дә. Бу акчаны урлауга юл куймаячакбыз!