Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2019, 10:56

Владимир Путин Молдавия Президенты белән очрашты

Кичә Русия Президенты Владимир Путин Евразия икътисади советы саммиты кысаларында Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон белән очрашты.

Әлеге очрашу Югары Евразия икътисади советы утырышыннан соң үтте. Молдавия җитәкчесе анда ил Президенты буларак катнашты.
Очрашу вакытында җитәкчеләр ике ил арасында хезмәттәшлек турында сүз алып барды. Кайчандыр бер дәүләт составына кергән бу ике республиканың тарихы, мәдәнияте уртак. Бу халыклар дуслыгында әле дә ачык чагыла. Киләчәктә тә шушы дуслыкны, хезмәттәшлекне үстерү - ике якның да арытаба үсешенә зур йогынты ясаячак, дип билгеләде җитәкчеләр.
Атап әйткәндә, алар социаль-икътиади, сәяси хезмәттәшлекне үстерү буенча яңа проектлар карады, аларның яшәү сыйфатын үстерүдә тоткан ролен билгеләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: