Благовар хәбәрләре
-3 °С
Кар
ВК
ОК
РУС
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
31 Май 2019, 10:52
"Сезнең кебекләр, Сайрановлар, илнең горурлыгы!"
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Президент Владимир Путин күпбалалы ата-аналарга "Ата-ана даны" ордены тапшырды.
Бу бүләкләүгә 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар лаек була. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстаннан да Сайрановлар гаиләсе бар иде.
- Бу мәртәбәле бүләккә быел 8 гаилә лаек булды. Гаиләдә сездәге кебек күп бала тәрбияләнә икән - бу зур бәхет. Шушы олы, җаваплы вазыйфаны башкарганыгыз өчен сезгә зур рәхмәтлемен.
Сезнең гаиләләр үрнәгендә җәмгыятьтә "гаилә" төшенчәсенә хөрмәт арта, гаилә институты ныгый. Мондый гаиләләрдә күбрәк гореф-гадәтләр саклана, үткәнебезгә игътибар югалмый. Чыннан да, ныклы гаиләләр белән җәмгыятебез көчле. Без киләчәктә дә сезгә төрлечә ярдәм итәчәкбез, күпбалалы гаиләләрнең абруен үстерәчәкбез, - диде ул.
Ил Президенты Сайрановлар кебек гаиләләрнең күпләргә үрнәк булуын ассызыклады.
#ВладимирПутин
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
«Бумага» не сдаётся
Дуҫтар! Беҙҙең телеграм-каналға яҙылығыҙ!
Өфө һәм Башҡортостан тураһында яңылыҡтар — һеҙҙең смартфонда.