Бу максатларга 1,6 миллиард сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә республиканың Архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында авария хәлендәге торак фондыннан 2,5 меңнән артык кеше күчереләчәк. 2019-24 елларга кешеләрне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан программасы расланды, ул мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир бирү мөмкинлеге тудырачак.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар кертелгән. Анда республиканың 20 муниципаль берәмлеге катнаша. 43 меңнән артык квадрат метр норматив торак төзеләчәк һәм сатып алыначак, 36 мең квадрат метр авария хәлендәге торак сүтеләчәк. Ведомство сайтында урнаштырылган документтан күренгәнчә, 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап 2017 елның 1 гыйнварына кадәр Башкортстанда 120 күпфатирлы йорт авария хәлендә дип табылган.