Безнең районда күпкатлы йортларда 138 подъезд исәпләнә, аларның барысына да диярлек капиталь ремонт таләп ителә. Подъездларны 5 елга бер ремонтларга кирәк, ә гамәлдә исә аларның кайберләре дистә елдан артык буялмаган һәм агартылмаган.
Агымдагы елда район буенча тугыз подъезд ремонтланачак. Адреслы исемлеккә Первомайский һәм Языково авылларындагы күпфатирлы йортлар кергән. Первомайскийда Тынычлык урамы, 4 адресы буенча урнашкан йортта — ике подъезд, ә Совет урамы, 3 санлы йортта бер подъезд ремонтланачак.
Языковода Чапаев урамы, 19 адресы буенча урнашкан йортта ике подъездны ремонтлау буенча эш алып барыла, тагын дүртесе — Друненков урамы, 20 адресы буенча.
Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау республика программасына үзгәрешләр кертелгән. Подъездларны капиталь ремонтлау буенча эшләр стандартына штукатур-буяу эшләре (диварлар, түшәмнәр, баскыч маршларының өске яссылыклары), киртә һәм култыксаларны, беренче кат идәнен, ишекләрне, баскычларны ремонтлау, почта тартмаларын, тышкы агач ишекне — тимергә, агач кысалы тәрәзәләрне ПВХ тәрәзәләргә алыштыру, вандалларга каршы яктырткычлар, ут сүндерү-кабызу корылмалары кую, электр үткәргечләрне тартмаларга урнаштыру керә.
Ике катлы йортта бер подъезд ремонтлау 129,5 мең сум тәшкил итә.
Әгәр милекчеләр төбәк операторы исемлегенә кертелмәгән өстәмә эш башкаруны кирәк дип саный, яисә эшләр югарыда күрсәтелгән суммадан артып китә икән, капиталь ремонт өчен минималь взнос күләмен арттыру турында карар кабул итү мөһим.
Подъездларны ремонтлау буенча эшләрне башкаручы подрядчыларны Капиталь ремонт төбәк операторы билгеләде. Генеральный подрядчы — “Гарант” ҖЧҖ, субподрядчы — “Фаворит+” ҖЧҖ. Подъездларны ремонтлау башкару вакыты буенча 4 этапка бүленгән. Барлык эшләр дә агымдагы елның 1 ноябренә тәмамланырга тиеш.