Проект перинатология, неонатология, педиатрия, стимуляция үзәкләрендә медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне планлаштыра.
Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү максатында проектта күп максатлар куелган: 18 балалар поликлиникасына һәм балалар поликлиникасы бүлекләренә капиталь ремонт үткәрү, балалар поликлиникаларының һәм поликлиника бүлекләренең, республика медицина оешмаларының бала тудыруга ярдәм итү учреждениеләренең матди-техник базасын үстерү, авыруларны кисәтү максатында балаларның медицина оешмаларына килүен 49,4 процентка кадәр үстерү, шулай ук мәктәптәге медицина хезмәткәрләренең авыруларны кисәтү эшенә ролен көчәйтү, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникаларын төзү һәм файдалануга тапшыру, республикадагы балалар һәм үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау кабинетларында профилактик тикшерүләр үткәрү кысаларында 15-17 яшьлек балаларның репродуктив органнардагы авыруларын иртә диагностикалау системасын кертү.