Благовар хәбәрләре
+16 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
29 Мая 2019, 01:44

Тәртип кайчан булыр

Республика йортында төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион совет утырышы үтте.

Ул җир асты байлыклары өлкәсендә законлылык торышына һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгаруга киртә кую буенча чараларга багышланды.
Чараны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров алып барды.
- Республика бюджетына бу тармактан акча керү арта. Былтыр җир асты байлыклары белән файдаланган өчен түләүләр 22 процентка артып, 35 миллион сумга җиткән. "Нелегал"лар акрынлап китәләр, намуслы малтабарлар кала. Аларның саны - 211, - диде Радий Хәбиров.
- Шул ук вакытта, тикшерүләр күрсәтүенчә, файдалы казылмалар чыгару буенча отчет бирмәгән, салым түләмәгән һәм лицензия таләпләрен үтәмәгән гражданнар да бар. Былтыр лицензиясе булучыларның 139 тапкыр закон бозуы ачыкланган. Йөздән артык оешма административ җаваплылыкка тарттырылган.
Димәк, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның яртысы диярлек закон боза булып чыга. Моның өчен бик аз күләмдә штраф салына. Мондый кешеләргә җәзаны катгыйлату турында уйлау зарур. Тәкъдимнәр белән федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк булуы мөмкин.
Радий Хәбиров лицензияне тартып алу мәсьәләсенә дә кагылды. Былтыр - 41, шушы елның беренче кварталында гына да 15 лицензия юкка чыгарылган.
Читайте нас