Аның котлавында мондый сүзләр бар: “Бүген без Ватан чикләрен саклау һөнәр генә түгел, гомерлек бурычка әйләнгән, Русия территорияләренең бөтенлеген һәм хәвефсезлеген, гражданнарның тынычлыгын саклаган кешеләрне тәбриклибез.
Бу көнне иң изге теләкләр чик буе хезмәте ветераннарына. Халкыбыз нацистлар белән сугышка кергән 1941 ел геройлары батырлыгын хәтерендә кадерләп саклый. Без Кавказны саклаган һәм Ерак Көнчыгышта сугышчан вахтада торган чик буе яугирләрен искә алабыз.
Бүген бу хезмәткә аеруча зур таләпләр куела. Русия чикләре — дөньяда иң озыны һәм сезнең бурыч — аларны ышанычлы саклау. Безнең илгә халыкара террорчылар һәм контрабандачылар, транснациональ җинаятьчел төркемнәр үтеп керү омтылышларына киртә куярга, наркотрафик һәм законсыз миграция каналларын юкка чыгарырга, моның өчен бөтен мөмкинлектән файдаланырга кирәк.
Бурычларны яхшы аңлыйсыз һәм аларны хәл итү өчен барысын да эшләрсез, Русиягә намуслы хезмәт итәрсез, дип ышанам”.