Бу хакта ул Русиядә Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Борис Титов белән очрашуда белдергән.
Бизнес-омбудсмен, тикшерүләр саны 41 процентка кимүенә карамастан, штрафлар артуы, ә тикшерүләрнең иске төрләре урынына бүген яңалары кулланылуы турында сөйләгән. Атап әйткәндә, алар - КоАП буенча тикшерүләр, административ тикшеренүләр, мониторинглар, төбәк властьлары кушуы буенча махсус тикшерүләр...
Административ йөкләнешне арттыручы мәддәләр иң элек транспорт, шул исәптән “Платон” системасы белән бәйле. Шул ук вакытта юлларда автоматик контроль системалары өзеклек белән генә эшли.
Владимир Путин мондый хәлләргә юл куелырга тиеш түгеллеген, юлларда артык контрольгә каршы көрәшергә кирәклеген белдерде. Кешеләр дә, предприятиеләр дә моннан зыян күрергә тиеш түгел, диде ул.