Аның максаты - республикада "коры закон"ның үтәлүен тикшерү. Билгеле булуынча, 25 майда алкоголь сату бөтенләй тыелды. Әмма тыю бар җирдә дә үтәлмәде.
Аерым сатучыларга намус төшенчәсе бөтенләй ят шикелле. "Яшь гвардия" әгъзалары закон бозган өчен вазыйфа биләүче кешеләргә -10 мең сум, юридик берәмлекләргә 100 мең сумга кадәр штраф каралуын искәртә.
"Яшь гвардия"нең "Контроль" проекты кураторы Антон Буфетов белдерүенчә, рейд атнасына ике тапкыр үткәрелә. Ачыклануынча, ун кибетнең җидесе Русия законнарын боза.