Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2019, 16:33

Киләчәк белән тоташтырачак төзелешләр

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдә башкаладагы Агыйдел ярын төзекләндерү һәм башка төзелешләр турында фикер алышу булды.

Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе әлеге социаль-мәдәни объектларның архитектура вариантлары белән танышты. Алар арасында ачык һавадагы концерт залы, башкаланың Затон бистәсендә 20 мең урынга төзеләчәк стадион, шулай ук Көрәш сарае, "Урал-Арена" волейбол спорты комплексы да бар.
- Болар киләчәккә илтүче зур, әһәмиятле объектлар, - диде Радий Хәбиров. - Аларны тыныч һәм ышанычлы төзергә кирәк. Дүрт объектның өчесе спорт белән бәйле. Республика икътисады аларны финанслауга мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйм. Мондый зур проектлар буенча федераль үзәк белән берлектә эшләргә тиешбез.
Башкортстанның Архитектра һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Григорий Невоструев Уфа районының "Новобулгаково" һәм Иглин районында төзелүче проблемалы объектлар турында сөйдәде.
– Без "Серебряный ручей", "Миловский парк", "Новобулгаково"объектларын төзү буенча алга киттек. Әмма республикада башка проблемалы төзелешләр дә бар әле, - диде Радий Хәбиров һәм алар турында мәгълүмат туплауга бер ай вакыт бирде.
Архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин төбәктә "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру турында чыгыш ясады. Русия Президенты Владимр Путинның май указына ярашлы, Башкортстанда торак төзелешен 2024 елга 3,7 миллион квадрат метрга җиткерү бурычы тора.
2019 елның гыйнвар-март айларына торак төзелеше буенча Башкортстан илдә - җиденче, Идел буе федераль округында икенче урында тора.
– Күренүенчә, май указын тормышка ашыру буенча план бар, без кайсы урында булуыбыз һәм кая табан хәрәкәт итүебезне аңлыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Елына 3,7 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру максат итеп куелды. Бу катлаулы булачак. Әмма ул халыкның торак шартларын яхшыртуга киң мөмкинлекләр ачачак.
"Төзелеш сәгате"ндә юллар төзү мәсьәләсе дә тикшерелде.
Читайте нас: