Көнүзәк
27 Мая 2019, 06:23

Владимир Путин хостелларны тыя

Ил җитәкчесе " Русия Федерация Торак кодексының 17нче мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Закон күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруга кагыла.
Федераль закон тарафыннан Торак кодексының 17нче мәддәсенә үзгәреш кертү карала. Аңа ярашлы, 2019 елның 1 октябреннән торак биналарында кунакханә урнаштыру тыелачак.
Моннан тыш, күпфатирлы йортларда бүлмәләр кунакханә хезмәте өчен файдалануга бирелә алмый, диелә анда.
Билгеле булуынча, бу закон Дәүләт думасы тарафыннан 4 апрельдә кабул ителгән иде. Федерация Советы аны 10 апрельдә хуплады.
#ВладимирПутин
Читайте нас