- Барыннан да элек, бүген дәүләт бүләкләренә ия булганнарга фидакарь хезмәтләре һәм югары казанышлары, Русиягә тугры булганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез аның үсешенә зур өлеш кертәсез, Ватан иминлеге өчен эшләргә рухландырасыз.
Әлеге тантаналы чарада илебез хакына хезмәт итүчеләр, Русия икътисадының төп предприятиеләре һәм тармаклары эшчәнлеген тәэмин итүчеләр, илебезнең байлыгын булдыручыларны сәламләвемә шатмын. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! - диде ил җитәкчесе Владимир Путин.