Инфантинога Дуслык ордены тапшырылды. Владимир Путин ФИФА башлыгының Русиядә Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, аның бу юнәлештәге эшчәнлектә югары оештыру сәләтен билгеләп үтте.
ФИФА башлыгы, Владимир Путинга урысча рәхмәт әйтеп, шатлыклы хисләр кичерүен белдерде. "Бу бүләк без уздырган дөнья чемпионатына әзерлек елларын һәм чемпионат турында искә төшерә. Бу - тарихта иң яхшы дөнья чемпионаты булды. Һәм бу - минем сүзем түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге фикере", - дип ассызыклады ул.
Инфантино үзенең Дуслык ордены белән бүләкләнүен бик символик дип атады. "Русия йөзендә дөнья дуслар илен ачты. Һәм бу дуслык җепләре беркайчан да өзелмәсен, - диде ул. - Без дөнья чемпионатын уздырдык. Бу безнең уңышлы хезмәттәшлегебезнең һәм багланышларның башы гына әле".