Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2019, 11:29

Карт ат буразнаны бозмый

Кремльдә Русия Президенты отставкага киткән төбәкләр башлыклары белән очрашты.

"Сезнең варисларыгызга яңа вазыйфадагы эшкә җиңел керсеннәр, җитәкчеләр сыйфатында эшләүче территорияләрдә яшәүче гражданнарның ышанычын яуласыннар өчен кирәкле ярдәм күрсәтүегезне сорыйм", - дип ассызыклады Владимир Путин.
"Иң мөһиме - алар, соңгы елларда башкарылган эшләрдән файдаланып, бу территорияләрдә яшәүче кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып, алга таба да бу эшне дәвам итә алсыннар, ягъни без сезнең белән көч салган максатларга ирешсеннәр иде", - диде дәүләт башлыгы.
Очрашуда Кемерово өлкәсенең элекке башлыгы Аман Тулеев (Һөнәри белем бирүне үстерү буенча төбәк институты ректоры), Ырынбур өлкәсенең элекке губернаторы Юрий Берг (Урал тау-металлургия компаниясе генеральный директоры киңәшчесе), Алтай Республикасының элекке башлыгы Александр Бердников, Чиләбе һәм Мурманск өлкәләренең элекке губернаторлары Борис Дубровский һәм Марина Ковтун, Калмыкиянең элекке башлыгы Алексей Орлов катнаштылар.
#ВладимирПутин
Читайте нас: