Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 Май 2019, 13:17

Башкортстан экспортерларына яңа мөмкинлекләр ачыла

Башкортстан Хөкүмәте беренче тапкыр үз продукциясен экспортлаучы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтарачак.

Бу кече һәм урта бизнес вәкилләре республикада җитештергән товарларны дөнья базарына чыгаруга ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла. Бизнес әлеге чыгымнарның 1 миллион сумына кадәр өмет итә ала. Тәүге партия товар өчен субсидия 500 мең сумга кадәр каралган.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында илнең һәм аның төбәкләренең имин һәм мул тормышын тәэмин итүдә экпорт эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклап үткән иде.
"Кооперацияне һәм экспортны үстерү” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның да чит илләр белән сәүдәсен үстерү күздә тотыла. Шушы юнәлештәге халыкара эшчәнлекне камилләштерү өчен республика алты ел дәвамында үзәк казнадан 5 миллиард сум акча алуга исәп тота.
Проект, шулай ук, экспортерлар ихтыяҗыннан чыгып, продукцияне заманча терминаллар аша үткәрү мөмкинлеге ала, документларның электрон әйләнеше кертелгәнлектән, алар кәгазьле мәшәкатьләрдән арыначак.
#нацпроекты
#национальные проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: