Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 Май 2019, 11:21

Уфада Нефть-газ химиясе форумы ачылды

Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында “Газ. Нефть. Технологияләр” форумын ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

–Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Мин Бөтенрусия форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламлим!
Бу күргәзмәне 27нче тапкыр уздырабыз. Башкортстан быел да Русия Федерациясе икътисадының иң көчле тармагы вәкилләрен үзенә җәлеп итү урынына әверелде. Без моның белән горурланабыз.
Әйтергә кирәк, икътисад үсә бара һәм без форумда катнашучылар өчен кызыклы темалар эзләдек. Әлеге форумның төп акценты нефть-газ химиясе тармагында санлы трансформация турында фикер алышырга һәм тәҗрибә белән уртаклашырга юнәлтелде. Бүген беренче тапкыр бу юнәлештә эш тәҗрибәсен “Башнефть” компаниясе күрсәтә. Катнашучыларга уңышлар телим һәм яңа очрашуларга кадәр!, - диде Радий Хәбиров.
Форум 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә Русиянең һәм чит илләрнең 400дән артык компаниясе катнаша. Анда Русиянең 37 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән нефть химиясе һәм машина төзү буенча лидер предприятиеләр үз проектларын тәкъдим итә.
Читайте нас: