Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 Май 2019, 18:16

Башкортстанда торак төзелеше программасы уңышлы эшли

Ил Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы алдында ясаган чыгышында, кешеләр яшәгән территориядә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, дип белдергән иде. Безнең республика да бу эшкә дәррәү кушылды.

Шул уңайдан гомумдәүләт проектлары кысаларында хәзерге вакытта Башкортстанда 12 юнәлештә эш алып барыла: сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече бизнес, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура.
– Бу юнәлешләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республика, илебез үсешенә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Агымдагы елда Башкортстан гомумдәүләт проектларына федераль бюджеттан – 34,2 миллиард, ә алты ел эчендә 170,6 миллиард сум акча алачак. Шуларның 6,44 миллиарды республикада торак һәм шәһәр мохите тармагына юнәлтеләчәк.
Бу юнәлеш буенча “Торак”, “Яшәү өчен яраксыз булган торак фондының тотрыклы рәвештә кимүен тәэмин итү”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” кебек проектлар каралган.
Башкортстанда 2014 елдан бирле торак төзелеше программасы уңышлы тормышка ашырыла. Хәзерге вакытка 1338 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан, тагын 300гә якын кеше банклардан еллык 7 процент ставка белән ипотека кредиты өчен хуплау алган.
Быел республикада торак төзелеше өлкәсендәге программаны бюджеттан финанслауны 2,5 тапкыр арттыру һәм катнашучылар санын 10-11 мең кешегә җиткерү планлаштырыла.
Әлеге проектлар республикабызның үсешендә аерым урын алып тора. Проектларда каралган барлык эшләр 2024 елга кадәр башкарылып бетәргә тиеш. Алар халыкның тормыш шартларын күпкә яхшыртуга юнәлтелгән.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: