Майның 4еннән 18енә кадәр алар безнең районда эшләде. Мобиль модульләрдә эшләү өчен Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсеннән һәм үзәк район дәвалау учреждениесеннән белгечләр җәлеп ителде. Мөрәҗәгать итүчеләрне 11 табиб һәм урта медперсонал белгече: ультратавыш диагностикасы табиблары, терапевтлар, акушер-гинеколог, невролог кабул иткән. Шулай ук, килүчеләр маммография һәм флюорография үтә алган.