Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2019, 11:32

Диктант язарга киләсеңме?

18 майда республикада башкорт теле буенча Халыкара диктант үткәрелә.

Чараның максаты – башкорт телен популярлаштыру, җәмәгатьчелек игътибарын грамоталылык проблемасына җәлеп итү, үзлегеңнән укуга һәм белемне арттыруга кызыксынуны дәртләндерү. Диктантны төп үткәрү урыннары – БДУ, М.Акмулла исемендәге БДПУ, республиканың мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы).

Район мәктәпләрендә әлеге чараны үткәрү пунктлары ачылды. Бездә төп мәйданчык Языково урта мәктәбе булачак. Башкорт теле буенча халыкара диктант 18 май көнне 10 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәркемне көтеп калабыз.

Салават Батыраев, район башкортлары корылтае рәисе.
Читайте нас: