Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2019, 13:28

Владимир Путин Совет утырышы үткәрә

Русия Президенты Владимир Путин бүген Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы утырышын уздырачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, социаль һәм икътисади өлкәләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында докладлар белән Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Антон Силуанов, Ольга Голодец, Максим Акимов һәм Юрий Борисов чыгыш ясаячак.
“Традицион рәвештә утырышта көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышуда Хөкүмәт әгъзалары, федераль округларда Президентның Тулы вәкаләтле вәкилләре, иҗтимагый һәм бизнес-берләшмәләр, эре компанияләр һәм корпорацияләр җитәкчеләре катнашачак”, - дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.
Шулай ук көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышуга Русия Дәүләт Советының профильле эшче төркемнәрен җитәкләүче губернаторлар да чакырылган.
Совет утырышы Русия Президенты 2024 елга кадәр илне үстерү буенча дәүләт максатлары турындагы май указына кул куйганнан соң бер ел узгач була, аның нигезендә 12 гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: