Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2019, 13:31

Владимир Путин салым ташламасы турындагы законны тизләтү бурычы куйды

Президент Владимир Путин Хөкүмәткә агымдагы елның 2 декабренә кадәр 2020 елдан спорт белән шөгыльләнүгә бәйле сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым тотып калуларын киметү турындагы закон кабул итү бурычы куйды.

Федераль матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Финанс министрлыгы булган законга үзгәрешләр кертү турындагы проектны эшләгән дә инде. Яңа төр тотып калулар булмаячак, сәламәтлек саклауга бәйле НДФЛ тотып калуларына ташлама каралачак исемлекне тулыландыру күздә тотыла.
Ташламалы яңа төр хезмәтләр һәм оешмалар исемлеген Спорт министрлыгы билгеләячәк. Зур аудиториягә исәпләнгән спорт чаралары бу исемлеккә кермәячәк.
Закон буенча, НДФЛ тотып калуларына ташлама 120 мең сумнан артык булмаган сумманың 13 процентына каралган. Димәк, фитнес-клубка 50 мең сумга абонемент алып, аның 6,5 мең сумын кайтарып алып булачак.
#ВладимирПутин
Читайте нас: