Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2019, 13:34

Владимир Путин "Промсвязьбанк"ның эш нәтиҗәләре белән танышты

Моннан бер ел элек Президент Владимир Путин, "Промсвязьбанк"ны дәүләт оборона заказлары, оборона-сәнәгать предприятиеләре өчен терәк банк итү турындагы программаны хуплап, шул юнәлештә эш алып бару бурычы куйган иде.

Бүген әлеге банк дәүләтнең 40 процент оборона заказларын үти. Әлеге эш Хөкүмәт һәм Үзәк банк белән берлектә алып барыла. Бу хакта бүген Владимир Путин белән очрашу вакытында "Промсвязьбанк" рәисе Петр Фрадков белдерде.
"Промсвязьбанк" тарафыннан оборона предприятиеләренә кредит бирү дә активлашкан һәм бу максатка 200 миллиард сум бүленгән дә инде. 2021 елга банкта, кредит ресурслары җәһәтеннән, оборона-сәнәгать өлкәсендәге 70 процент контрактларга ярдәм итү күзаллана.
Петр Фрадков белдерүенчә, банк урта һәм кече бизнеска ярдәм итү юнәлешендә дә актив эшли.
#ВладимирПутин
Читайте нас: