Элегрәк Русия Чит илләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген, 8 майда, Мәскәүдә Русия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров белән Иран тышкы эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф сөйләшүләр уздырачак. Алар Сүрия һәм Венесуэладагы хәлләр, шулай ук Иран атом-төш программасы буенча уртак гамәлләр планы турында фикер алышачак.