Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2019, 13:36

Владимир Путин авиаһәлакәт сәбәпләре белән кызыксынды

Владимир Путин Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, транспорт министры Евгений Дитрих һәм сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың "Аэрофлот" дәүләт авиакомпаниясенең "SSJ-100" самолетында булган фаҗига нәтиҗәләре турындагы докладларын тыңлады.

Ил җитәкчесе авиаһәлакәткә китергән сәбәпләрне тикшерү, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм җәрәхәт алучыларга медицина ярдәме күрсәтү буенча эш барышы белән танышты.
Хәбәр иткәнебезчә, Мәскәү - Мурманск рейсы белән очучы "Аэрофлот" авиакомпаниясе самолеты "Шереметьево" аэропортында фаҗигагә тарыды. Анда 41 кеше һәлак булды, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган тугыз кеше дәваханәләргә озатылды.
Самолетта 78 кеше, шул исәптән, биш экипаж әгъзасы булган.
Читайте нас: