“Урманнарны саклау” проекты кысаларында республикада нинди бурычлар тора һәм тармакның аны үтәргә әзерлеге ни дәрәҗәдә?
Башкортстанда урманнарны саклау һәм тергезү мәсьәләләре, шулай ук, аларны сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану кебек үк, Хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар үзәгендә тора. Бу турыда Күптән түгел Караидел районында узган “Урман форумы”нда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ачыктан-ачык белдергән иде.
2018 елда республика урманчыларны урман тергезү белән бәйле планлаштырылган чараларны тулысынча үтәде, ә инде ясалма тергезү күләме буенча федераль округта Башкортстан беренче урынга чыкты. Төбәк проектында урманнарны саклауда аларны максатлы кисү яисә башка сәбәпләр белән юкка чыгу һәм яшь агачлар исәбенә тергезү балансын саклау юнәлешендә тәгаен чаралар бәян ителә. 2024 елга, мәсәлән, әлеге нисбәт 100 процентка тигезләшергә, ягъни төрле максат белән кимегән, киселгән агач мәйданы шул ук елда әлеге күләмдә тергезелергә тиеш.
Әлеге проектны үз эченә алган ил күләмендәге “Экология” гомумдәүләт проекты 2019-24 елларда тормышка ашырылачак һәм шушы максатларга 4,041 триллион сум акча юнәлтү планлаштырыла.
Белешмә. “Урманнарны саклау” проектын тормышка ашыру өчен 2019 елга җәлеп ителгән акча күләме буенча Башкортстан федераль округта — беренче, Русиядә — алтынчы урында.
Министрлыкның бүлек начальнигы Айрат Искәндәров сүзләренә караганда, быел шушы максатларга 163,6 миллион сум бүлү планлаштырыла. Әлеге акчага, шулай ук, урманнарны янгыннардан саклау өчен төрле техника һәм җиһазлар сатып алу каралган. Ә инде урманнарны тергезү һәм яңа участокларда агач утырту өчен бүленгәне 80,6 миллион сум тәшкил итә. “Урманнарны саклау” проектында янгынга каршы көрәшү чараларына мөһим игътибар бирелүе дә очраклы түгел. Соңгы елларда республиканың яшел биләмәләрендә зур мәйданнарның янгын казасына дучар булу очраклары азайса да, бәләкәй күләмлеләр кимеми.
Әйтергә кирәк, 2018 елда янгыннарны оператив сүндерү очрагы 96 процентка җиткән иде. Бу – федераль округта яхшы күрсәткечләрнең берсе.
“Урманнарны саклау” проектын гамәлгә ашыру өчен 2024 елга кадәр 2241,4 миллион сум күләмендә, шул исәптән федераль казнадан — 904,4 миллион сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 1336,9 миллион сум бирү планлаштырыла.
Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы алдында төбәк проектын тормышка ашыру юнәлешендә 2024 елга кадәр түбәндәге бурычлар билгеләнде:
3 урманнарның кимү һәм кабат тергезелү нисбәте 2018 елдагы 97,1 проценттан 2024 елга 100 процент тәшкил итәргә тиеш;
3 файдаланган урманнарны тергезү һәм яңа участокларга агач утырту мәйданын 12,9 мең гектардан 15,2 мең гектарга җиткерү;
3 урман хуҗалыгында утырту өчен үстерелгән яшь агачлар санын 62 миллионнан 64,6 миллион данәгә кадәр арттыру;
3 урманнарны тергезү максатында үсенте орлыклары әзерләүне 0,5 тоннадан 1,3 тоннага җиткерү;
3 утыртылган һәм төрле сәбәп белән “үлгән” яшь үсентеләр мәйданын 857,8 гектардан 496,6 гектарга калдыру.
Проект кысаларында урман янгыннарын сүндерү техникасы санын арттыруга да зур сумма каралган. Әлеге максатларга төрле техника һәм җиһазлар сатып алуга бүленгән сумма 2024 елга кадәр 21,3 миллиард сум тәшкил итәчәк.
“Урманнарны саклау” проекты гомумән, тармак эшчәнлеген республика икътисадының мөһим юнәлеше дәрәҗәсенә күтәрүдә зур адым булып тора. Дәүләтнең әлеге сәясәте казнаны тулыландыруга яки халыкны эш белән тәэмин итүгә генә түгел, ә Башкортстанның гасырлар дәвамында формалашкан табигый матурлыгын, саф мохитен һәм экологик хәвефсезлеген тәэмин итүгә дә булышлык итәчәк.