Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2019, 10:58

В.Путин: "Торак алырдай һәм яшәрдәй булсын!"

Ил Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы алдында ясаган чыгышында, кешеләр яшәгән территориядә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, дип белдергән иде.

Шул уңайдан гомумдәүләт проектлары кысаларында хәзерге вакытта безнең республикада 12 юнәлештә эш алып барыла: сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече бизнес, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура.
– Бу юнәлешләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республика, илебез үсешенә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Агымдагы елда Башкортстан гомумдәүләт проектларына федераль бюджеттан – 34,2 миллиард, ә алты ел эчендә 170,6 миллиард сум акча алачак.
Шуларның 6,44 миллиарды республикада торак һәм шәһәр мохите тармагына юнәлтеләчәк.
Торак һәм шәһәр мохите тармагы буенча “Торак”, “Яшәү өчен яраксыз булган торак фондының тотрыклы рәвештә кимүен тәэмин итү”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” кебек проектлар каралган.
Илкүләм проектның төп максатлары – уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шул исәптән алар тарафыннан ипотека кредиты кулланып торак сатып алу (төзү) мөмкинлекләрен булдыру (максат: ипотека кредиты ставкасы 8 проценттан түбән булырга тиеш), торак төзелеше күләмен арттыру (елына 120 миллион квадрат метрга җиткерү), шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру.
#национальныепроекты
#нацпроект
#региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: