Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2019, 11:51

Первомайскийда “Гаилә аллеясе” барлыкка килде

Агач утырту айлыгы чикләрендә урында яшәүчеләр, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары һәм ирекмәннәр көче белән Первомайскийда “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясе үтте. Авыл мәдәният йорты территориясендә “гаилә” агачлары — миләш куаклары утыруда 2016-2019 елларда әти-әни булу бәхетенә ирешкән яшь гаиләләр катнашты. Шулай ук аларга балалары, нәнәй-һәм картәтиләр дә ярдәмләште. Акциядә җәмгысы 50дән артык кеше катнашты.“Гаилә аллеясе” — яңа аллеягә шундый исем бирделәр.

Читайте нас: