“Яшелләр” экологик партиясе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлгә экспертлар, Росприроднадзор вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Дүрт оператор арасыннан Уфа зонасын хезмәтләндерүче компания вәкиленә җавап тотарга туры килде.
Росприроднадзор тарафыннан чүп реформасын гамәлгә ашыруның тәүге көннәреннән үк алып барылган төбәк операторларының эшчәнлеген күзәтүләр нәтиҗәсендә бүген дә компанияләр эшендә күпсанлы хокук бозулар ачыклана, дип белдерде республика Росприроднадзор җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ольга Янчук.
Ачыкланган җитешсезлекләр арасында – калдыклар белән эш итү буенча территориаль схеманың үтәлмәве. Биредә БР Экология министрлыгының озакка сузмыйча төзәтмәләр кертүе таләп ителә. Төбәк операторлар карамагындагы техника куелган таләпләргә җавап бирми. Сортларга аеру линияләре юк. Каты көнкүреш калдыкларын күмү алдыннан төп таләп – калдыкларны мотлак рәвештә сортка аеру – үтәлми, гәрчә аның кайбер төрләрен күмү турында закон көченә керсә дә.
Төбәктә калдыкларны чыгару график буенча алып барылмый, чүп-чар атналар, хәтта айлар буе өелеп ята. Әлеге вакытта төбәк операторларының эшчәнлеген прокуратура тикшермәкче.
Республиканың Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов белдерүенчә, коммуналь калдыклар белән эш итү буенча реформаның уңышсызлыкка дучар булуы өч сәбәп белән аңлатыла: закондагы каршылыклар, тармак өчен икътисади базаның булмавы, кайбер районнарда процессны аңлап җиткермәүләре.
“Беренчедән, Экология министрлыгы төбәк операторларын сайлау процессын бик озакка сузды, һәм алар санаулы гына айлар эчендә реформаны башлап җибәрүгә тиешенчә әзерләнеп өлгерә алмады. Икенчедән, урындагы үзидарә органнары контейнерлар әзерләү хәстәрен күрмәгән булып чыкты, гәрчә реформа булачагы турында дүрт ел алдан билгеле булса да. Тагын бер кимчелек – түләүчеләр турында мәгълүматлар базасындагы төгәлсезлекләр. Закон чыгаручылар төбәк операторларына мәгълүматлар базасын федераль миграция хезмәтеннән тапшыру мөмкинлеген күзалларга тиеш иде, әлеге норманы законга кертергә кирәк булган. Нәтиҗәдә хәзер жалоба арты жалоба килә. Базаны ай саен яңартып торырга кирәк”.
Башкортстанда чүп чыгарган өчен түләүне арттырырга туры киләчәк, дип саный Александр Веселов. Икътисади сәбәпләр аркасында тармакның эше алга бармый. Төбәк операторларының эшчәнлеге зыянлы булырга мөмкин, Русиянең кайбер төбәкләрендә операторларның эштән баш тарту күренешләре дә бар.
Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык директоры урынбасары Ринат Биккинин әйтүенчә, безнең район да кергән 1 санлы зона буенча халыкның уртача 20-30%ы гына түли. Әмма монда күпчелек төбәк операторы үзе гаепле. Чүп чыгарган өчен түләү квитанцияләрен тарату начар оештырылган. Мәсәлән, танышларымнан күпләргә ел башыннан бирле бер тапкыр гына квитанция килгән. Калганнарын кайчан китерерләр? Һәм алар бөтен айлар өчен берьюлы түли алырлармы – бу сораулар төбәк операторларын бүген үк борчырга тиеш. Соңыннан, түләмиләр дип, халыкны гаепләрлек булмасын.
Шундый очраклар да бар, квитанциядә күрсәтелгән телефон саннары буенча шалтыратсалар һәм белешмәләр итсәләр дә, хаталар айдан айга төзәтелми. Бик әкрен кузгаласыз түгелме, иптәш җитәкчеләр?
Төбәк операторының һәм Благовар район операторының 3 айлык эш йомгаклары турында сөйләгәндә район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Таһир Мостаев бергәләп хәл ителергә тиешле авырлыклар һәм проблемалар булуын яшермәде.
Мәсәлән, бүген районда чүп контейнерлары җитешми, эре чүпләрне салу өчен бункер сатып алып куярга кирәк. 1 июльгә кадәр контейнер мәйданчыклары булдыру зарур. Өстәп шунысын да әйтер идем, каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы үтәлми. Көннәр җылыткач, чүпне ешрак һәм оперативрак чыгарырга кирәк булачак. Оператор алдына куелган бурычны үтәр дип ышанасы килә.
Әйткәндәй, бакча эшләре башлану белән авыл биләмәләре башлыкларына эре чүпне җыю урыннарын билгеләргә кушылган иде. Әмма, редакциягә хәбәр итүләргә караганда, моны авыл Советларының барысында да җиренә җиткереп оештырмаганнар.