Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2019, 12:49

Благоварлылар республика акциясенә дәррәү кушылды

Райондагы учреждение, оешма, предприятиеләр һәм актив яшәү рәвеше алып баручы халык Бөтенрусия өмәсенә һәм “Агач утырт – гомер бүләк ит!” девизы астында үтүче “Яшел Башкортстан” бердәм акциясенә кушылды.

Акция барышында район биләмәсендә 32865 агач үсентесе утыртылган. Өмәләрдә 7485 кеше катнашты, 28 берәмлек техника җәлеп ителде, 95 тонна чүп чыгарылды, 675 метр койма һәм торак пунктларны төзекләндерү элементлары ремонтланды.

“Башкиравтодор” акционерлык җәмгыяте филиалы – Благовар юл ремонт-төзелеш идарәсе тарафыннан ел саен үткәрелүче планлы чокыр ямау эшләре кысаларында 2150 кв.м юл өслеге ремонтланган.

Мирный авыл Советының Новоконстантиновка авылы янындагы Агарды дачасының 44нче кварталында 100дән артык кеше, нигездә район үзәге коллективлары вәкилләре, нарат һәм тополь үсентеләре утыртты. Барысы да тамыр җәеп үсеп китсә, биредә 5,4 гектарда 22 мең агач туган табигатебезне ямьләп утырачак.

Өмәдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов сәламләде, Уфа урман хуҗалыгының Благовар участогы начальнигы Ильяс Тангатаров үсентеләрне ничек утырту турында киңәшләрен җиткерде. Акциядә Социаль-икътисади үсеш мониторингы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Исхаков, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Ринат Кәримов катнашты.

Мәдәният хезмәткәрләре матур чыгышлары белән барысын да нәтиҗәле хезмәткә дәртләндерде. Ә Благовар район кулланучылар җәмгыяте эшләүчеләрне кайнар аш белән тәэмин итте.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: