Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2019, 14:42

"Яшел Башкортстан" акциясенә син дә кушыл!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча 20 апрельдән 20 майга кадәр республикада "Яшел Башкортстан" дип аталган урманнарны тергезү айлыгы бердәм республика акциясе үтә.

- Тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - урман ресурсларын торгызу. Моңа дистә еллар кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Урманчылар сөйләвенчә, кайбер урманнар 1940нчы еллар ахырында, 1950нче еллар башында утыртылган. Игътибар итегез – ил Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң җимерек булса да, урман утыртуны өстен күргән. Бу - безнең барыбыз өчен дә бик мөһим бурыч. Урман дәресләре, экологик акцияләр, яшь агачлар утырту өмәләре үткәрергә, "Яшел" волонтерлык берләшмәләре булдырырга, мәктәп урманчылыклары системасын үстерергә кирәк, - ди Радий Хәбиров.
Акциянең төп максаты - урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман фонды территориясендә һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрендә урман ресурсларын саклау һәм яңадан тергезү проблемаларына җәлеп итү генә түгел, республика торак пунктлары территорияләрен яшелләндерү буенча комплекслы эшләр башкару, аларга матур тышкы кыяфәт бирү, республикада экологик хәлне яхшырту.
Әлеге айлык кысаларында торак пунктлар территорияләрендә һәм урманнарда агачлар утырту буенча "Яшел Башкортстан" күләмле акцияләре узачак. 27 апрельдә барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында әлеге акциягә кушылырга торалар.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, айлык үткәрү өчен гомум мәйданы 400 гектардан артык булган 120 урман участогы сайланган, республика питомникларында һәм теплицаларында 70 миллионнан артык данә үсенте материалы бар, шулардан бу сезонда якынча 30 миллион ике һәм өчьеллык үсентеләр утырту планлаштырыла.
Читайте нас: