Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2019, 18:42

Талпанннан сак булыгыз!

Табигатьтә яз хакимлек итә, дөнья матурлана, күңелләр күтәрелә. Тик күңелле язның да кайбер күңелсезрәк яклары бар шул. Мәсәлән, талпаннар.

Алар беренче ерганаклар күренә башлау белән үк активлаша, шуңа талпан тешләү очрагы апрель аенда ук булырга мөмкин. Иң күбе, әлбәттә, кояшлы май-июнь айларына туры килә. Соңыннан аларның активлыгы кими төшә һәм август-сентябрь айларында янә күтәрелеп ала. Талпан тешләве аша инфекция йоктыру куркынычы октябрь айларына кадәр үк сакланырга мөмкин. Хәтта урманга бармаган кешенең дә талпан аша чир йоктыру хәвефе бар. Мәсәлән, йорт хайваннарыннан, башка кешенең киемнәреннән, чәчәкләрдән, агач ботакларыннан, паркларда йөргәндә.

Талпаннар дым ярата, шуңа дымлы, күләгәле урыннарда алар күбрәк була, Җил искән яктан кеше¬нең якынлашуын талпан 15-20 метр ераклыктан ук сизә. Шуңа алар, урман эченә караганда, кешеләр йөри торган сукмак буйларын ныграк ярата. Киемгә эләгү белән талпан тиз генә өскә үрмәли һәм җайлы урын эзли. Гадәттә баш тире¬сенә, колак артына, култык астына, корсакка ябыша. Кеше аның теш¬ләгәнен сизми дә кала.Доктор әйтүе буенча, безнең республикада һәм илнең башка күп төбәкләрендә еш очрый торган һәм иң куркыныч инфекцияләр — талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы).

Талпан тешләгән очракта югарыда телгә алынган инфекцияләрне ачыклау максатында тиешле экспертиза үтү өчен Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7 адресы буенча вирусология лабораториясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәннән тартып алынган талпанны капкачлы савытка салу мотлак.

Лаборатория көн саен ялларсыз июльгә кадәр 9дан 16.30 сәгатькә кадәр эшли.

Экспертизаны шулай ук Языководагы УфаМед клиникасында да ясарга мөмкин. Адресы: Пушкин урамы, 23, 2нче кат, тел. 8 937 316 17 30.

Рәйсә Кәбирова, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.
Читайте нас: