Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2019, 18:10

Европа иммунлаштыру атналыгы

24-30 апрельдә Европада иммунизация атналыгы үткәрелә. Ул, киң күләмле акция буларак, 2005 елдан Европаның барлык илләрендә халыкка төрле чирләргә каршы тору ысулларын аңлату, аларны мәгълүматлы итү максатында уздырыла.

Иммунлаштыру дифтерия, коклюш, кызамык, полиомиелит, вируслы В гепатиты, грипп һәм башка йогышлы авырулардан саклану чарасы булып тора. Нәкъ менә иммунлаштыру медик-санитар чараларның...
Иммунлаштыру дифтерия, коклюш, кызамык, полиомиелит, вируслы В гепатиты, грипп һәм башка йогышлы авырулардан саклану чарасы булып тора. Нәкъ менә иммунлаштыру медик-санитар чараларның иң нәтиҗәлесе дип исәпләнә. Чөнки ул ел саен 2-3 миллион кешене үлемнән саклап кала. Иммунлаштыру атналыгы уздыруның төп максаты булып, халыкка вакциналарның күп йогышлы авырудан саклануның бердәнбер чарасы икәнлеген төшендерү тора.
Бу атналык кысаларында дөньякүләм күп чаралар оештырыла, өстәмә иммунлаштыру көннәре билгеләнә, халыкка өстәмә мәгълүмат бирелә.
Иммунлаштыруга кагылган берничә факт:
- иммунлаштыру дифтерия, гепатит В, коклюш, пневмония, полиомиелит, краснуха, столбняк кебек куркыныч авыруларны булдырмый кала. Югарыда саналган авырулар кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, инвалидлыкка, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин;
- ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 млн. га якын кеше гомере сакланып калына;
- безнең илдә милли календарьга кертелгән төп вакциналар бушлай ясала, шул ук вакытта артта калган илләрдә ел саен 18,7 млн бала төп вакциналарны да ала алмый;
Күп очракта әти-әниләрдә интернетта тапкан, кешедән кешегә күчкән имеш-мимешләр урынсыз курку, сораулар тудыра. Иммунлаштыру турында нинди генэ сорау туса да, аңа дөрес җавапны баланы караган табиб кына бирә ала. Шуңа да һәр очракта табиб белән киңәшергә тәкъдим ителә.
Балаларыбызның да, үзебезнең дә сәламәтлегебез үзебезнең кулда!
Читайте нас: