Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2019, 18:27

Киләчәк буын хакына

Узган атнада өмә барышында район оешмалары хезмәткәрләре яңа зират тирәли 400дән күбрәк нарат һәм каен үсентесе утыртты.

Берәүләр җир казыды, икенчеләр агач утыртты, өченчеләр су сипте, кыскасы, өмәгә килгән һәркем үз өлешен кертте. Үсентеләр белән Благовар участок урманчылыгы тәэмин итте. Хәзер алдыбызда яшь агачларның үсүен һәм сакланышын тәэмин итү бурычы тора.

— Бу эш киләчәк буыннар хакына башкарыла, чөнки һәркайсыбыз авылыбызның яшеллеккә күмелеп утыруын һәм ямьле булуын тели. Утыртылган агачларның барысы да тамыр җәеп, үсеп китәр, дип ышанабыз. Ә өмәдә катнашучылар үзләреннән соң якты истәлек калдырды, — диде Языково авыл биләмәсе башлыгы Рафаэль Риал улы Еникеев.

Агач утырту акциясе тирә-юнебезне яшелләндерү һәм саклауның чагу үрнәге булып тора. Аннан тыш, бу көнне территорияләрне санитар чистарту буенча күмәк өмәләр дә оештырылды.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: